Җэлил картлар-йортында чаңгы шуу.
Кыш безгә сәламәтлек өчен күңелле һәм файдалы итеп вакытны саф һавада үткәрергә мөмкинлек бирә. Якшәмбе көнне «Мамадыш муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Надежда» социаль приюты» балалары директорАйрат Мавлеев җитәклегендә бергә чаңгы шудылар. Һава торышы чаңгыда йөрү өчен бик кулай иде. Балалар рәхәтләнеп ике сәгать дәвамында саф һавада булдылар, табигатькә сокландылар. Барсы да чаңгы базасына сәяхәттән күтәренке кәеф белән кайттылар.
Рәсәйнең чаңгы юлы - 2019
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе белгечләре 09нчы февральдә “Рәсәйнең чаңгы юлы – 2019» ярышларында катнаштылар. Үзәк хезмәткәрләре спорт бәйрәменнән күңел күтәренкелеге һәм уңай эмоцияләр алдылар. Һәм бер-берсенә аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр.
Чаңгы спорты белән шөгыльләнү йөрәк-кан тамырлары системасын, мускулларның эшчәнлеген генә ныгытып калмый, ә саф һавада физик активлык хисабына сәламәтлекләрен һәм иммунитетларын ныгыта. Шуңа күрә чаңгы шуу һәрбер яшьтә дә файдалы.
8 февраль көнне Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында «Шәфкатьлелек төркемендә» «Мавыктыргыч уенчыклар дөньясы» дигән темага Эзекова Энҗе Рафаэль кызы шөгыль үткәрде.
Интернат-йортында яшәүчеләр психолог дәресләренә бик теләп йөриләр, алар индивидуаль һәм төркем формасында эш алып баралар
Балык Бистәсе муниципаль районында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Әхмәтҗанова А. А. «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты:хатын-кыз карашы» конкурсында «Минем язмышым – минем һөнәрем»номинациясендә зона турына чыкты.
Зона конкурсының II туры Балык Бистәсе районында узды. Әхмәтҗанова А. А. «Минем язмышым-минем һөнәрем» номинациясендә чыгыш ясады. Конкурска бик җаваплы килде, алдан әзерләнде. Аны яклап өлкән яшьтәге гражданнар, инвалидлар, зона турында претендентны тәкъдир итү өчен роликта рәхәтләнеп төштеләр. Өлкәннәргә уртак очрашулар бик ошады һәм алар ай саен шундый очрашулар оештырырга уйладылар.
Әхмәтҗанова А. А. 2019 елның 7 февралендә Балык Бистәсе районында «Ел хатын-кызы. Ел ир – аты: хатын-кыз карашы» конкурсынын “Минем язмышым-минем һонәрем” номинациясендә Теләче муниципаль районын яклап чыкты. Әлеге номинациядә 13 кандидат катнашты, Әхмәтҗанова А.А. 12 нче чыгыш ясады. Аңа катнашу бик ошады, башка дәгъвачылар белән аралашты, уңай эмоцияләр һәм чыгышлар тәҗрибәсе алды. Чөнки һәр конкурста иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу.
Әхмәтҗанова А. А. үзенең язмышы белән социаль хезмәткәр һөнәрен сайлый – ул аның омтылышы һәм язмышы, моның белән бик горурлана.
Уңайдан 7 февраль көнне гражданнарның игътибарын ВИЧ-инфекция проблемаларына җәлеп итү максаты белән һәм әлеге афәтне профилактикалау кысаларында “МИН+СИН-СПИД” дип исемләнгән акция оештырылды.
«Хокукый белемнәр нигезләре» дәресләре кысаларында 2019 нчы елның 7 февралье көнне «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Алевтина Коровина 9 нчы санлы социаль участокта «Бала хокуклары һәм РФ законнары турында конвенция» темасына 9-12 яшьлек 17 бала арасында дәрес үткәрде. Максат: үз-үзеңне тоту өчен җаваплылыкны арттыру, үзаңны үстерү, үз-үзеңне җайга салу һәм эш-гамәлләрне планлаштыруга сәләтне үстерү.