Кыш - саф һавада сәламәтлек өчен вакытны файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә торган ел фазылы булып тора. Ни өчен дигәндә,кышкы матурлык, аклык, сафлык үзенә җәлеп итә. Менә шундый матур,кояшлы көнне Җэлил картлар һэм инвалидлар йортында гомер итүче өлкәннәребез Хасаншина А.Ф. ярдәме белән чаңгыда йөрергә чыгалар.Чаңгыда йөрү сәламәтлеккә бик файдалы, ул хәрәкәтләнү белән берлектә йөрәк системасына да бик яхшы тәэсир итә.Өлкәннәребез андый шөгыльне яраталар һәм теләп катнашалар.