Арчаның "Өмет чаткысы" «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»

2019 елның 8 феврале, җомга

Балык Бистәсе муниципаль районында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Арча муниципаль районыннан килгән делегация составында Арчаның «Өмет чаткысы " балалар тернәкләндерү үзәге музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева бар иде, ул «Хатын-кыз–мәдәният һәм рухият»номинациясендә чыгыш ясады. Ләйсән Галиева инде күп еллар балаларны музыкага җәлеп итә, аларның музыкаль сәләтләрен үстерә, аның укучылары иҗади конкурсларда катнаша, әлеге бәйгедә дә анын укучысы Гарифҗанова Гөлүсә катнашты,педагог белән бергә җыр башкарды. Ләйсән Галиева конкурста катнашучы дипломына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International