«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Тылсымчы зирәк» буенча мастер-класс

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

11 нче февраль 2019 нчы ел, дүшәмбе

 «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Тылсымчы зирәк» дигән темага мастер-класс үткәрде. 

Мастер-класс социаль хезмәт алучыларга сәламәтлекләрен ныгыту, яшьлекләрен озынайту,  баш авыртудан, арыганлыкны киметү максатыннан үткәрелде.

Зирәклек – ул билгеле кагыйдәләр нигезендә кул бармакларының символик ишарәләр белән хәрәкәте. Зирәклек тәнгә шифа өчен, аң торышына, психологик һәм эмоциональ проблемаларны хәл итү өчен кулай ысул булып кулланыла.

Психолог социаль хезмәт алучыларны зирәклек техникасы белән таныштырды. Аны көндәлек тормышта кулланып, тиешле нәтиҗәгә ирешергә була. Чара барышында сәламәтлекне ныгытучы, гомерне коткаручы, хәтерне һәм йөрәк эшчәнлеген яхшыртучы, «Хакини»,  «Җир» зирәклек күнегүләре башкарылды

Мастер-класс нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучыларның арыганлыклары кимеде, психофизик халәтләре яхшырды.

Мастер-класста 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International