Рәсәйнең чаңгы юлы - 2019
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе белгечләре 09нчы февральдә “Рәсәйнең чаңгы юлы – 2019» ярышларында катнаштылар. Үзәк хезмәткәрләре спорт бәйрәменнән күңел күтәренкелеге һәм уңай эмоцияләр алдылар. Һәм бер-берсенә аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр.