Минем язмышым-минем һөнәрем.

2019 елның 8 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Әхмәтҗанова А. А. «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты:хатын-кыз карашы» конкурсында «Минем язмышым – минем һөнәрем»номинациясендә зона турына чыкты.

         Зона конкурсының II туры Балык Бистәсе районында узды. Әхмәтҗанова А. А. «Минем язмышым-минем һөнәрем» номинациясендә чыгыш ясады. Конкурска бик җаваплы килде, алдан әзерләнде. Аны яклап өлкән яшьтәге гражданнар, инвалидлар, зона турында претендентны тәкъдир итү өчен роликта рәхәтләнеп төштеләр. Өлкәннәргә уртак очрашулар бик ошады һәм алар ай саен шундый очрашулар оештырырга уйладылар.

       Әхмәтҗанова А. А. 2019 елның 7 февралендә Балык Бистәсе районында «Ел хатын-кызы. Ел ир – аты: хатын-кыз карашы» конкурсынын “Минем язмышым-минем һонәрем” номинациясендә  Теләче муниципаль районын яклап чыкты. Әлеге номинациядә 13 кандидат катнашты, Әхмәтҗанова А.А. 12 нче чыгыш ясады. Аңа катнашу бик ошады, башка дәгъвачылар белән аралашты, уңай эмоцияләр һәм чыгышлар тәҗрибәсе алды. Чөнки һәр конкурста иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу.

                Әхмәтҗанова А. А. үзенең язмышы белән социаль хезмәткәр һөнәрен сайлый                 – ул аның омтылышы һәм язмышы, моның белән бик горурлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International