Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәлә профилактикасы эше һәм “Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе. Кешеләр арасында үзара мөнәсәбәтләрнең әхлакый аспектлары” шөгыльләр курсы кысаларында 2019 нчы елның 7 февралендә "Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова 11 нче санлы социаль участокта 13-14 яшьлек 19 яшүсмер арасында «Үзең белән танышу» дигән темага дәрес үткәрде.
“Аеклык ноктасы” клубы эше кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова «Аноним наркоманнар» клубы әгъзалары белән берлектә проектта катнашучы хатын-кызлар белән дәрес үткәрде.
Тәрбияче Фәрхуллина А. Н. балалар белән яңа технология - Арт-терапия кулланып дәресләр үткәрде.
Арт-терапия-ул рәсем дәресләре генә түгел, ә ирекле иҗат төре.
Традицион булмаган рәсем ясау техникасы гади хәрәкәтләр белән төрле образлар булдырырга өйрәтә.
Дәрес башында балалар тәрбияче биргән мөмкинлекләрдән куркып калсалар, эш барышында кулларын буяп рәсем ясау аларга зур канәгатьләнү китерде.
Әлки районы “Забота” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйгә килеп ярдәм итү бүлекчәсе белгечләре өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән “күңел җылысы” д игән чара уздырдылар
2019 елның җиденче февралендә Балык Бистәсе районында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»республика конкурсы үтте. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм балалар иҗат йорты сәнгать җитәкчесе Нурмеева Лилия Ильдус кызы җитәкчелегендәге «Елмаю» балалар ансамбле ярдәмендә матур хәм эчтәлекле номер күрсәтелде. "Яшьлек поезды» номеры комсомолның 100 еллыгына багышланган иде.
Конкурста катнашучы, социаль эш буенча белгеч Дамира Радик кызы Кашапова «минем язмышым-минем һөнәрем»номинациясендә җиңүче булды.
« Эшче һөнәр елы» кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә « Кызыклы һөнәрләр дөньясына " сәяхәт уздырылган .
2019 елның 6 февралендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.
Экскурсияне отделение җитәкчесе Перемечев Э.Н үткәрде. Ул иң элек бүлекчә эшчәнлеге белән таныштырды, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтте, соңгы айда булган янгыннар турында сөйләде.
Экскурсия барышында Эдуард Николаевич янгын вакытында коткаручылар кия торган махсус киемнәр, янгын сүндерү машиналары җиhазландырылган hәм юл- транспорт хәлакәте вакытында кулланыла торган җайланмалар турында сөйләде.
Бу экскурсия тернәкләнү узучыларда зур кызыксыну уятты, коткаручы hөнәренә хөрмәт тәрбияли.
7 февраль көнне Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Сарман муниципаль районындагы "Шәфкатъ" халыкка комплекслы социаль күрсәтү хезмәт дәүләт автоном учреждениесы" территориясендә квартал саен үткәрелүче социаль ярдәм алучыларны коткару һәм хезмәткәрләрнең янгын куркынычы вакытында үз-үзләрен тотышын тишерү максатыннан Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Сарман муниципаль районы вәкилләре катнашында өйрәнүләр үткәрелде..
2019 елнын 6 нчы февралендә Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә хезмәткәрләр катнашында “Талантлар чишмәсе” дип исемләнгән концерт узды.
2019 елнын 5 нче февралендә Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль-тернәкләндерү бүлегенең сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр белән берлектә “Эх, минем яшьлегем” дип исемләнгән җырлы – уенлы бию кичәсе узды.