Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр чаңгы ярышына хәзерләнәләр

2019 елның 9 феврале, шимбә

Чаңгы спорты белән шөгыльләнү йөрәк-кан тамырлары системасын, мускулларның эшчәнлеген генә ныгытып калмый, ә саф һавада физик активлык хисабына сәламәтлекләрен һәм иммунитетларын ныгыта. Шуңа күрә чаңгы шуу һәрбер яшьтә дә файдалы.

      16 февраль көнне Мамадыш шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чаңгы буенча республика ярышлары булачак. Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында бу ярышларга хәзерлек бара. Һәр атнада Мамадыш шәһәренә чаңгы базасына баралар. Анда тренер Имамова В.М. җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Базада чаңгы шуу өчен бөтен уңайлыклар да булдырылган. “Актив шөгыльләнгәннән соң үзеңне арган һәм бәхетле итеп тоясың”, - диләр чаңгыда шөгыльләнүчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International