Интернат-йортында яшәүчеләр психолог дәресләренә бик теләп йөриләр, алар индивидуаль һәм төркем формасында эш алып баралар. Һәр дәрес үзенчә уникаль. Сенсор бүлмәсендә-әкият атмосферасы, музыкотерапия-берләшергә, эчке дөньясына чумарга, музыка ритмнарына таянырга булыша, башка шөгыльләр өчен психолог Пертр комплектын куллана. Пертр комплекты-сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән өлкән кешеләр белән коррекцион-үстерүче эш башкару өчен кызыклы кулланма. Аның дәрәҗәсе шунда, психологка социаль хезмәт алучыларның үсешен коррекцияләү буенча күп кенә мәсәләләрне чишергә мөмкинлек бирә.
Интернат-йортта үткәрелгән коррекция-үсеш эшләре сенсор күнекмәләрен һәм эталон формалаштыруга, күрү һәм ишетү хәтеренең үсешен коррекцияләүгә, психик процессларның ирекле булуын формалаштыруга, уй-фикер алышуларның үсешен коррекцияләүгә юнәлдерелгән, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның иҗади потенциалын үстерү һәм нәтиҗәләр ясый белү.