ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

   «Россия лидерлары» федераль проекты кысаларында «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар   интернат-йорты»нда талантлы һәм амбициоз яшь кешеләр булдылар. Алар барысы да өлкәннәр белән берлектә «Лидер йөрәге»социаль проектында катнашучылар.

2019 елның 9 февралендэ үткэрелгэн «Лыжня России 2019 » - Лыжня Татарстана 2019» ярышында Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль  хезмәткәрләре үзлэренең көчләрен сынаштылар. Бу ярышта хезмәткәрләр узләрен яхшы хис итеп, куңелләре кутәрелеп, яхшы кәеф белән таралыштылар.

 

   11 нче февраль 2019 ел

               10 февраль көнне Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында «Добро Даром» хәйрия фонды волонтерлары булып китте. Бу фондта бары тик фикердәшләр генә тора, алар өчен иң мөһиме – үзе ярдәм итә алмый торган кешеләргә ярдәм. Оешманың һәр әгъзасына төп таләп - башкаларның газапларына карата битараф калмау. Фондның миссиясе мохтаҗларны коткару гына түгел, ә күп кенә кешеләрнең эчке дөньясын төзекләндерү дә. Һәр кеше белән җанлы аралашу, гитарада җанлы музыка уйнау, һәр социаль хезмәт алучыга бүләк тапшыру - болар барысы да безнең әби-бабайларыбызнын күңелләрен күтәрде, алар кунакларны  бик шатланып кабул иттеләр.

Педагог-психолог Юнысова Г.Х., хезмәт буенча инструктор Галеев А.Р. приютта тәрбияләнуче балалар белән  Мамадыш спирт заводына экскурсиягә бардылар.

     Әлеге  чара, балаларны төрле һөнәрләр белән танышырга, төрле белгечлек нечкәлекләрен   күзалларга  мөмкинлек бирә. Мамадыш спирт заводында булган  экскурсиянең төп максаты  приютта тәрбияләнүче  балаларны төрле оешма хезмәткәрләренең эшчәнлекләре белән таныштыру. Яшьүсмерләрне  төрле һөнәрләр белән таныштыру   киләчәктә аларга һөнәр сайлауда зур этәргеч булып тора.

     Балаларга бүгенге көндә заводта эш заказ буенча гына башкарылуы, элеге алымның югалтуларны  киметергә мөмкинлек бируе турында сөйләделәр.  Производствога килгән һәр кеше узенең  эшчәнлеген гади эшче һөнәреннән башлый. Бу кеше ким дигәндә, өч  һөнәрне  узләштерегә тиеш була. Элеге алым заводтагы җитештеру системасының бердәм механизмы буларак, эшләуче кешеләр бер-берсен алыштыра алсын өчен кулланыла.                                                                                        

2019 нче елныӊ 11нче февралендә "Забота" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылары һәм Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Мамадыш бүлеге ветеран-интернационалистлары белән очрашуы булып узды.

Өстәмә белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек итү кысаларында, Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Арча укучылар йортында булдылар. Даими рәвештә монда йөрүнең төп максаты – балаларның физик мөмкинлекләрен үстерү, спорт белән шөгыльләнү теләге hәм спорт уеннарына кызыксыну тәрбияләү, яхшы кәеф булдыру.

Берничә дистә еллар дәвамында «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары спортның иң популяр һәм массакүләм төрләренең берсе спорт  сөючеләрне берләштерә. Әлеге популяр спорт чарасында катнашу Аксубай районында «Хыял” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют хезмәткәрләре өчен дә күркәм традициягә әверелде.

Ватанның лаеклы уллары

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 11нче февральдә тәрбияче Гарипова Р.Ш. «Ватанның лаеклы уллары» исемле тематик кичә уздырды. Катнашучылар саны - 22 инвалид бала, 8 ата-ана.  Балаларга  безнең солдатларның  антларына  һәм хәрби бурычларына тугрылыклы булып, үзләренең интернациональ бурычларын намус белән үтәүләре, үзләрен чын патриотлар итеп күрсәтүләре турында сөйләделәр. Балалар Әфганстандагы сугыш  фаҗигасе безнең шәһәрне дә читләтеп узмаганлыгын белделәр. Чара электрон презентация, видеороликлар, шигырьләр белән үрелеп барды.

 

11 нче февраль 2019 нчы ел, дүшәмбе

 «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Тылсымчы зирәк» дигән темага мастер-класс үткәрде. 

2018 елның 8 февралендә “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәтләр кабул итүче 3 яшьтән кечерәк балалар һәм аларның әниләре өчен “Әни белән бергә”  программасы кысаларында чираттагы дәрес үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International