Кыш безгә сәламәтлек өчен күңелле һәм файдалы итеп вакытны саф һавада үткәрергә мөмкинлек бирә. Якшәмбе көнне «Мамадыш муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Надежда» социаль приюты» балалары директорАйрат Мавлеев җитәклегендә бергә чаңгы шудылар. Һава торышы чаңгыда йөрү өчен бик кулай иде. Балалар рәхәтләнеп ике сәгать дәвамында саф һавада булдылар, табигатькә сокландылар. Барсы да чаңгы базасына сәяхәттән күтәренке кәеф белән кайттылар.