Әни белән бергә

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

2018 елның 8 февралендә “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәтләр кабул итүче 3 яшьтән кечерәк балалар һәм аларның әниләре өчен “Әни белән бергә”  программасы кысаларында чираттагы дәрес үтте.

 Бу яшьтә бала үз үсешендә сыйфатлы сикереш ясый, яңа горизонтларны үзләштерә. Бу чорда баланың сенсор үсешенә (тоемлау органнарын үстерүгә) һәм моторлы үсешенә (хәрәкәтләрне үзләштерү) игътибар бирү бик мөһим.  Бала бик тиз үсә, өлкәнрәк булган саен, аның күбрәк яңа белемнәр  алуга мохтаҗлыгы арта.

Уен аша бала әйләнә-тирә дөньяны өйрәнә. Безнең дәрестә балалар рус халык әкияте “Курочка Ряба” персонажлары белән таныштылар. Дәреснең максаты балаларның сөйләм активлыгын үстерү, сүз белән хәрәкәтнең тәңгәллеге буенча күнегүләр ясау иде. Балалар уенга бик теләп кушылдылар һәм биремнәрне дөрес үтәделәр.

Әлеге чара әниләр өчен дә файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International