Югары- Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында “Мавыктыргыч уенчыклар дөньясы!” шөгыле.

2019 елның 8 феврале, җомга

Шөгыльнең максаты: балаларны уенчыклар ясалган материаллар белән таныштыру, сөйләмдә «уенчыклар» төшенчәсен гомумиләштерүне кулланырга өйрәтү, күрү, ишетү алымнарын, кул чукларын үстерергә, уенчыкларга сакчыл караш булдырырга өйрәтү. Тәрбияче Эзекова Энҗе Рафаэль кызы белән балалар тылсымлы уенчыклар дөньясына чумдылар. Алар уенчыклар турында табышмаклар чиштеләр. Уенчыклар белән кызыклы уеннар уйнадылар, үзләре өчен яңа яктан ачтылар һәм нинди материалдан эшләнгәннәрен өйрәнделәр. Диана, Дима, Юра, Динә әзер кисәкләрдән рәсем җыйдылар. Пирамиданың аппликацияләре барысының да пөхтә килеп чыкты. Балаларга «Нәрсә үзгәрде? " уены бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International