ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе
Балаларны һәм яшүсмерләрне Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт рухында тәрбияләү максатларында, “Балкыш” приютында тәрбияләнүче урта төркем малайлар, кызлар һәм нәниләр төркемендәге балалар, яшьләр китапханәсендә булдылар.. Китапханә хезмәткәрләре балаларны ачык йөз белән каршы алдылар һәм татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим иттеләр. Сәяхәт гардеробтан башланып китте, аннары балалар китабы белән таныштылар, бөек шагыйрь Г. Тукайның иҗатын өйрәнүгә кызыксыну белән чумдылар. Аның әсәрләрендә бүгенге көндәге күп кенә сорауларга җавап табарга була. Г.Тукай әсәрләренең иҗади мирасы буыннан-буынга балаларда туган йортка, туган җиргә карата мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли, аның шигырьләре һәм әкиятләре аша бала татар халкының гореф-гадәтләрен белән таныша ала. «Балаларны барысы да кызыксындырды, алар күп сораулар бирделәр һәм аларга грамоталы җаваплар алдылар. Сәяхәт эзлекле һәм җентекле булды», - дип фикерләре белән уртаклашты тәрбиячеләр Марина Николаева, Марина Швецкова һәм Лилия Хафизова.

2019нчы елның 18нче февралендә  Мамадыш муниципаль районындагы “Забота” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре  социаль хезмәт алучылар белән балалар язучысы Аркадий Гайдарның 115 еллыгына багышланган чара үткәрделәр.

Нәкъ менә шул максат белән 7 нче урта мәктәптә “Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тарафыннан укучылар белән “Үзеңне сакла” дигән төркемле әңгәмә үткәрелде. Аның барышында укучылар яшьтәшләре белән конфликтларны чишүнең тыныч  ысуллары, конфликт китереп чыгармас өчен урамда, өйдә һәм телефоннан сөйләшкәндә үзләрен ничек тотарга, шулай ук куркыныч хәлләрдә үз-үзеңне саклау кагыйдәләре  турында фикер алыштылар.


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе
2019 нчы елның 19нчы февралендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортының “Шәфкатьлелек” бүлегендә Шәрипова Гөлүсә Миннәхмәт кызы, Ватанны Саклаучылар көненә багышланган, “Мин бу гаделлекне кадерлим” дип исемләнгән рәсем бәйгесе уздырды.

Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә салкын тию авыруларына каршы профилактик чара үткәрүгә зур игътибар бирелә. Өлкән шәфкать туташы Лилия Хурамшина балалар һәм әти – әниләр белән һәрдаим әңгәмә үткәрә.

 

2019 нчы елның 15 нче февралендә Балтач муниципаль районында, Афган Демократик Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгару көне уңаеннан чара оештырылды.

         Көн - тантаналы митинг белән башланып китте. Биредә - Дан аллеясындагы Мәңгелек ут һәм хәрби интернационалистларга  куелган һәйкәлгә хәрби ветераннар тарафыннан венок куелды. Әлеге чараның максаты - шушы дәхшәтле сугышта һәлак булган интернационалист- якташлар һәм әфган җирендә ятып калган кардәшләребез истәлеген яктырту иде.

         Алга таба Балтач бистәсенең Мәдәният үзәгендә мәдәният бүлеге артистлары катнашында концерт оештырылды. Бирегә шулай ук Балтач мәктәбе һәм Балтач гимназиясе укучыларына патриотик тәрбия бирү максатыннан чакырылган иде.

         Чара - Балтач бистәсендәге ашханәдә бәйрәм ашы белән төгәлләнде.

Афган Республикасында хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветеранннарга һәм һәлак булып калаганнарның гайләләренә Балтач муниципаль районы башлыгы тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

2019 елның 19 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Н.А. Дурова – беренче хатын –кыз офицер ” дигән танып – белү әңгәмәсе булып  узды.

19 нчы февраль 2019 нчы ел, сишәмбе

      “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм психолог Чулпан Галлямова «Бергә күңелле…»  диеп исемләнгән cоциаль-коммуникатив минитренинг үткәрделәр.

«Батырлыкка йөрәк белән кагыл! " исемле  республика креатив-проекты

13нчы февральдә  “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе реабилитантлары

Яр Чаллы шәһәре педагогия көллиятендә «Батырлыкка йөрәк белән кагыл! " исемле  республика креатив-проектында катнаштылар. Креатив-проект кысасында « Мужество, подвиг, героизм » Республика проект эшләре конкурсы үткәрелде.  Анда үз эшләрен Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләре урта һөнәри белем бирү инклюзив командалары тәкъдим иттеләр.

Шулай ук чара кысаларында Яр Чаллы педагогия көллиятенең педагогика, психология һәм шәхси методикалар кафедрасы укытучысы Миләүшә Рафис кызы Хаматшина мастер-класс уздырды.

 

“Җәлил картлар һәм инвалидлар” йортында Роспотребнадзор белгечләре


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International