Без барыбыз да иртәме-соңмы куркыныч һәм низаглы хәлләр белән очрашабыз. Ә яшүсмер чорда баланың эчке халәте кискен үзгәрә. Үзенең тирә-юньдәге кешеләре: яшьтәшләре, ата-аналары, укытучылары белән аңлашылмаучылыклар килеп чыгуы табигый хәл. Яшүсмер күңелендә хаос хөкем сөрә , тирә-юньдәгеләргә үзен күрсәтәсе килү теләге көчәя. Болар барысы да агрессия тудыра һәм баланың тәртибе тискәрегә әйләндерә. Нәкъ менә шуңа күрә яшүсмерләр конфликтлы хәлләргә башкаларга караганда ешрак юлыгалар. Өстәвенә, бу яшьтә бала өлкәннәрдән ярдәм сорарга ояла, ул проблеманы үзе хәл итәргә омтыла. Куркыныч хәлләр барлыкка килүне ничек булдырмый калырга соң?
Нәкъ менә шул максат белән 7 нче урта мәктәптә “Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тарафыннан укучылар белән “Үзеңне сакла” дигән төркемле әңгәмә үткәрелде. Аның барышында укучылар яшьтәшләре белән конфликтларны чишүнең тыныч ысуллары, конфликт китереп чыгармас өчен урамда, өйдә һәм телефоннан сөйләшкәндә үзләрен ничек тотарга, шулай ук куркыныч хәлләрдә үз-үзеңне саклау кагыйдәләре турында фикер алыштылар.
Укучылар күп очракта үзләренең эш-гамәлләренең нинди нәтиҗәләргә китерүен аңлап бетермиләр , әмма профилактик дәресләр үткәрү аларга һәркем үз тормышы өчен җаваплы булуын аңларга ярдәм итә; яшүсмерләрдә җаваплылык, игътибарлылык һәм тапкырлык тәрбияләргә, шулай ук аларда куркыныч янаганда үз тормышларын һәм якыннарының тормышын саклап калу өчен ниләр эшләргә кирәклеген күзалларга мөмкинлек бирә.