19 нчы февраль 2019 нчы ел, сишәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм психолог Чулпан Галлямова «Бергә күңелле…» диеп исемләнгән cоциаль-коммуникатив минитренинг үткәрделәр.
Чараның максаты: аралашу барышында ышанычлы, уңайлы эмоциональ атмосфера булдыру. Актив социаль позицияне һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Төркемдә уңай эмоциональ җирлек булдыру һәм социаль хезмәт алучыларны туплау өчен психологик күнегүләр, уеннар һәм белгечләрнең ихтирамлы һәм дустанә мөнәсәбәтләре ярдәм итте. Очрашу вакытында катнашучылар бер-берсенә кызыклы һәм игътибарлы булдылар. Чара стресс гимнастикасы белән тәмамланды, ул барысын да көлдереп, күңелләрен күтәреп җибәрде.
Фикер алышуда катнашучылар үзләренең күңелле хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Алар бер-берсе белән җиңел генә аралаша һәм сөйләшергә тема да таба алдылар. Бу күнегүләрне алар, якыннары һәм дуслары белән очрашканда, вакытны күңелле уздыру өчен кулланачакларын белдерделәр.
Мондый чаралар социаль хезмәт алучыларга, аралашу өлкәсендә, тагын да компетентлы булырга ярдәм итә. Һәрбер катнашучы аралашуның төрле юлларын актив сынап карый, үзе белмәгән коммуникатив күнекмәләрен үзләштерә, кешеләргә ышанырга өйрәнә.
Чарада 12 кеше катнашты.