«Китап иҗат дөньясына сәяхәт» - “Балкыш " приютында тәрбияләнүчеләр яшьләр китапханәсендә булдылар

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе
Балаларны һәм яшүсмерләрне Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт рухында тәрбияләү максатларында, “Балкыш” приютында тәрбияләнүче урта төркем малайлар, кызлар һәм нәниләр төркемендәге балалар, яшьләр китапханәсендә булдылар.. Китапханә хезмәткәрләре балаларны ачык йөз белән каршы алдылар һәм татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим иттеләр. Сәяхәт гардеробтан башланып китте, аннары балалар китабы белән таныштылар, бөек шагыйрь Г. Тукайның иҗатын өйрәнүгә кызыксыну белән чумдылар. Аның әсәрләрендә бүгенге көндәге күп кенә сорауларга җавап табарга була. Г.Тукай әсәрләренең иҗади мирасы буыннан-буынга балаларда туган йортка, туган җиргә карата мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли, аның шигырьләре һәм әкиятләре аша бала татар халкының гореф-гадәтләрен белән таныша ала. «Балаларны барысы да кызыксындырды, алар күп сораулар бирделәр һәм аларга грамоталы җаваплар алдылар. Сәяхәт эзлекле һәм җентекле булды», - дип фикерләре белән уртаклашты тәрбиячеләр Марина Николаева, Марина Швецкова һәм Лилия Хафизова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International