2019 елның 19 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Н.А. Дурова – беренче хатын –кыз офицер ” дигән танып – белү әңгәмәсе булып узды.
Әңгәмәнең максаты Н.А. Дурова турында мәгълүмат бирү, Ватан алдында булган бурычлары һәм Ватанга мәхәббәт хисләре, патриотизм тәрбияләү.
Әңгәмә барышында Н.А.Дурова турында хикәяләр тыңладылар. XIX гасырда яшәү рәвеше һәм армия тормышы турында сөйләштеләр. Төрле иллюстрацияләр карадылар. Н.А.Дурованың характеры, батырлыклары турында сөйләшү булды, аның өчен горурлык хисләре уяттылар. Әңгәмәдән соң 23 февральгә карата открытка ясадылар. Чарада 15 кеше катнашты.