«Батырлыкка йөрәк белән кагыл! " исемле республика креатив-проекты
13нчы февральдә “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе реабилитантлары
Яр Чаллы шәһәре педагогия көллиятендә «Батырлыкка йөрәк белән кагыл! " исемле республика креатив-проектында катнаштылар. Креатив-проект кысасында « Мужество, подвиг, героизм » Республика проект эшләре конкурсы үткәрелде. Анда үз эшләрен Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләре урта һөнәри белем бирү инклюзив командалары тәкъдим иттеләр.
Шулай ук чара кысаларында Яр Чаллы педагогия көллиятенең педагогика, психология һәм шәхси методикалар кафедрасы укытучысы Миләүшә Рафис кызы Хаматшина мастер-класс уздырды.
“Җәлил картлар һәм инвалидлар” йортында Роспотребнадзор белгечләре
“Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтү буенча «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насыйрова социаль хезмәт алучылар белән «Минем эчке көчләрем» дип исемләнгән тренинг үткәрде.
Уенчык-декоратив-гамәли сәнгатьнең иң борынгы төрләреннән берсе, ягъни безнең көнкүрешне бизәп торучы сәнгать. Гордеева Г. җитәкчелегендә балалар «папье-маше» техникасында бүләкләр һәм интерьер өчен сувенирлар ясадылар. Уенчыклар ясау- четерекле, мавыктыргыч һәм осталык таләп итә торган хезмәт.
Балалар " папье-маше» техникасында эшне оештыруның үзенчәлекләре алымнары белән таныштылар, аларның иҗади сәләте, үз куллары белән кабатланмас эшләр булдыру теләге үсте, яңа белемнәр, осталык, күнекмәләр алуга ихтыяҗ барлыкка килде.
Уенчык-декоратив-гамәли сәнгатьнең иң борынгы төрләреннән берсе, ягъни безнең көнкүрешне бизәп торучы сәнгать. Гордеева Г. җитәкчелегендә балалар «папье-маше» техникасында бүләкләр һәм интерьер өчен сувенирлар ясадылар. Уенчыклар ясау- четерекле, мавыктыргыч һәм осталык таләп итә торган хезмәт.
Балалар " папье-маше» техникасында эшне оештыруның үзенчәлекләре алымнары белән таныштылар, аларның иҗади сәләте, үз куллары белән кабатланмас эшләр булдыру теләге үсте, яңа белемнәр, осталык, күнекмәләр алуга ихтыяҗ барлыкка килде.
18 нче февраль көнне Сарман муниципаль районының " Шәфкатъ "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен, Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан, "Әфганстан кайтавазы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә «Әфган көндәлеге», «Әфган тюльпаннары», «Әфганстанның кара кояшы», «Кабулдан һәйкәл», «Кабулдан коелган таң» әдәбиятлары, Әфганстанда сугышкан якташлар турында вакытлы матбугат мәкаләләре тәкъдим ителде.
Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Загидуллина Алия Ильдус кызы ведомство ара “Без бергэ” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендэ йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрде. Очрашуның темасы: “Йокле хатынкызның сәламәт яшәү рәвеше”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән хатын-кызлар йөкле вакытта сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында әнгәмә корылды, буклетлар өләшенелде.
Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру, яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик, проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне планлаштыру буенча ярдәм итү.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль эш буенча белгеч Микушова Галина Ивановна үз эшендә заманча технологияләр белән дә файдалана. Мәсәлән, гаиләгә сәфәр вакытында ул планшетта урнаштырылган "Хокукый навигатор» программасын куллана. Әлеге кушымтада түбәндәге категория халык өчен социаль ярдәм чаралары турында белергә була: алыштыручы гаиләләр; балигъ булмаган ата-аналар белән гаиләләр; күп балалы гаиләләр; сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр; 18 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче бер ата-ана белән гаиләләр; закон белән каршылыкта торучы балалар белән гаиләләр; өлкән яшьтәге гражданнар.
Дәүләт бюджет оешмасы «Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Доброе сердце» Чирмешән муниципаль районында күп кенә социаль программалар тормышка ашырыла. Шуларның берсе-яшьләр арасында наркоманияне кисәтү. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Шипилова Елена Николаевна Лашман авылына чыгып, балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар арасында "Наркоман булмас өчен» буклетын таратты. Шулай ук балалар белән тәмәке тарту, алкоголь һәм наркотиклар турында профилактик әңгәмә үткәрелде.
Ор авылында яшәүче Галимуллина Әминә Гарифулла кызына 18 февраль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директор урынбасары Фәния Йосыпова, Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Рафил Салихҗанов, җаваплылыгы чикләнгән “Маяк” җәмгыяте директоры Хәлил Хаҗиевлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.