2019 нчы елның 15 нче февралендә Балтач муниципаль районында, Афган Демократик Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгару көне уңаеннан чара оештырылды.
Көн - тантаналы митинг белән башланып китте. Биредә - Дан аллеясындагы Мәңгелек ут һәм хәрби интернационалистларга куелган һәйкәлгә хәрби ветераннар тарафыннан венок куелды. Әлеге чараның максаты - шушы дәхшәтле сугышта һәлак булган интернационалист- якташлар һәм әфган җирендә ятып калган кардәшләребез истәлеген яктырту иде.
Алга таба Балтач бистәсенең Мәдәният үзәгендә мәдәният бүлеге артистлары катнашында концерт оештырылды. Бирегә шулай ук Балтач мәктәбе һәм Балтач гимназиясе укучыларына патриотик тәрбия бирү максатыннан чакырылган иде.
Чара - Балтач бистәсендәге ашханәдә бәйрәм ашы белән төгәлләнде.
Афган Республикасында хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветеранннарга һәм һәлак булып калаганнарның гайләләренә Балтач муниципаль районы башлыгы тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.