"Тимераякта шуу-бер ләззәт! " – “Балкыш” приютында тәрбияләнүчеләр спортның кышкы төрләре белән танышалар

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе
Елның әкияти һәм матур вакыты-кыш. Ул дөньяга салкынннар , кар бураннары һәм кар көртләре алып килә. Әмма, шул ук вакытта, ул кышкы көнне күңелле үткәрү мөмкинлеге дә бирә. "Балкыш» приютында тәрбияләнүче балалар да, шугалакта шуып, кышны күңелле уздырырга уйладылар. Чөнки тимераякта шуу хәрәкәт активлыгының уникаль төренә керә, ул бер үк вакытта спорт та, яхшы ял да булып тора. Аның уңай йогынтысын тою өчен, профессиональ фигурист булу мәҗбүри түгел-тимераякта шуарга өйрәнү һәм соңыннан даими рәвештә шугалакка йөрү дә җитә. Тимераякта шууның файдасы бик зур: мускуллар системасы , вестибуляр аппарат, сулыш системасы, терәк-хәрәкәт аппараты ныгый , саф һавада шөгыльләнү организмны да чыныктыра. Кыскасы, тимераякта шуу-бер ләззәт! «Мондый вакыт уздыру онытылмаслык хис-кичерешләр, күңел күтәренкелеге, көч һәм оптимизм гарантияли. Саф һава, хәрәкәт, үзенчәлекле атмосфера булдыра —күтәренке кәеф бүләк итә” - әлеге чарадан алган тәэсирләре белән тәрбияче Екатерина Егорова уртаклашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International