Арчаның "Өмет чаткысы" “Чыныктыру” темасына әңгәмә үткәрде

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә салкын тию авыруларына каршы профилактик чара үткәрүгә зур игътибар бирелә. Өлкән шәфкать туташы Лилия Хурамшина балалар һәм әти – әниләр белән һәрдаим әңгәмә үткәрә. Бу көннәрдә  “Чыныктыру” темасына әңгәмә үткәрде  һәм тәрбияләнүчеләргә чыныгуның кеше сәлатлеген  ныгытуда мөһим ысул икәнлеген аңлатты. Ул бигрәк тә салкын тию авыруларны кисәтүдә профилактик  чара булып тора, чыныккан кешеләр, кагыйдә  буларак салкын тиеп авырмыйлар.  Белгеч балаларга чыныгу буенча гади күнегүләр күрсәтте, бу- кулларга һәм  бтикә үз- үзенә массаж ясау. Балаларар күнегүләрне бик теләп башкардылар. Мондый профилактик чаралар балаларда үзләренә сәламәтлекләренә  сак караш, физкультурага, чыныктыру күнегүләренә һәм сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну тәрбияләүдә ярдәм итә. Белгеч әйтүенчә, чыныгу дәваламый, ә авыруны кисәтә һәм ул шунысы белән бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International