ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

     Арча муниципаль районының " Мәрхәмәтлек үзәге «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең 1 нче социаль участогы кураторы тарафыннан балигъ булмаган балалар белән «Kөчcезләр генә җинаять эшли ала: көчле һәм бәхетлелэргэ алар кирәк түгел», дигән темага «Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында» гы 71-ТРЗ номерлы закон буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Социаль хезмәткәр мәктәбе» программасын гамәлгә ашыру кысаларында бүлекнең шәфкать туташы Надежда Әһлиуллина тарафыннан чираттагы дәрес үткәрелде .Дәреснең темасы «Депрессия, безнең вакыт чире».

18 февраль көнне Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында Роспотребнадзор хаты буенча  профилактик  әңгәмә уткәрелде.

2019 елның 20 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәрбиячеләр балалар белән “Мин һәм минем сәламәтлегем” дигән әңгәмә үтте.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Лесхоз авыл клубы хезмәткәрләре кунакта булдылар.

Мәдәният йорты белгече Мөбәрәкова Гөлнара һәм китапханәче Каримуллина Эльвира белән библиотерапия үткәрделәр. Чара язучы Фәнис Яруллинга багышланган иде. "Җилкәннәр җилдә сынала" дигән әсәрне укыдылар һәм әсәр буенча әңгәмә үткәрелде.

20  нче февраль 2019 нчы ел, чәршәмбе

    “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт  буенча инструктор  Мәдинә Хажарова социаль хезмәт алучылар өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган  оригами техникасы кулланып Самолет ясау буенча мастер-класс үткәрде

Приютта "Армиядә хезмәт итәчәкбез" дигән темага КВН узды.  Малайлар командаларга бүленеп катлаулы, күңелле, мәзәк биремнәрне башкардылар.  "Ракета" һәм "Пушка" командаларына көч һәм җитезлекне тикшерү өчен "кем тизрәк", солдат викторинасы", "пешекче"конкурсларында катнашырга тәкъдим ителде. Бу уен балаларда патриотизм, Ватанга мәхәббәт хисләре формалаштыруга, малайларны Ватанны саклаучылар булып хис итүгә ярдәм итте.

Конкурс программасы малайларның җитез һәм үткен икәнлеген күрсәтте.

Үзара кайгыртучанлык җәмгыяте: үзенчәлекле бала

 

Балаларны әйдәп баручы белгеч Стоянова Венера Васильевна каршы алды, ул кабинетлар буенча танышу экскурсиясе үткәрде, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләренең эше турында сөйләде. 

Елның әкияти һәм матур вакыты-кыш. Ул дөньяга салкынннар , кар бураннары һәм кар көртләре алып килә. Әмма, шул ук вакытта, ул кышкы көнне күңелле үткәрү мөмкинлеге дә бирә. "Балкыш» приютында тәрбияләнүче балалар да, шугалакта шуып, кышны күңелле уздырырга уйладылар. Чөнки тимераякта шуу хәрәкәт активлыгының уникаль төренә керә, ул бер үк вакытта спорт та, яхшы ял да булып тора. Аның уңай йогынтысын тою өчен, профессиональ фигурист булу мәҗбүри түгел-тимераякта шуарга өйрәнү һәм соңыннан даими рәвештә шугалакка йөрү дә җитә. Тимераякта шууның файдасы бик зур: мускуллар системасы , вестибуляр аппарат, сулыш системасы, терәк-хәрәкәт аппараты ныгый , саф һавада шөгыльләнү организмны да чыныктыра. Кыскасы, тимераякта шуу-бер ләззәт! «Мондый вакыт уздыру онытылмаслык хис-кичерешләр, күңел күтәренкелеге, көч һәм оптимизм гарантияли. Саф һава, хәрәкәт, үзенчәлекле атмосфера булдыра —күтәренке кәеф бүләк итә” - әлеге чарадан алган тәэсирләре белән тәрбияче Екатерина Егорова уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International