2019нчы елның 18нче февралендә Мамадыш муниципаль районындагы “Забота” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән балалар язучысы Аркадий Гайдарның 115 еллыгына багышланган чара үткәрделәр. Язучының биографиясе белән танышканнан соң, балаларга А. Гайдарның “Горячий снег“ әсәре буенча төшерелгән мультфильм карау тәкъдим ителде. Дуслык атмосферасында үткән дәреснең төп нәтиҗәсе – дуслык, өлкәннәр һәм балаларның үзара бер – берләренә булган хөрмәте.