Балаларны әйдәп баручы белгеч Стоянова Венера Васильевна каршы алды, ул кабинетлар буенча танышу экскурсиясе үткәрде, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләренең эше турында сөйләде. Балаларны һөнәрләр дөньясы белән таныштырдылар, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең хезмәт базары торышы, һөнәри белем бирү юнәлешләре турында сөйләделәр. Шулай ук үзәк белгечләре безнең тәрбияләнүчеләребезне профтестацияләделәр. Балигъ булмаганнар белән берлектә социаль хезмәтләр алучылар, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре профессияләрнең төп төрләрен анализладылар һәм кирәкле һөнәрләр турында фикер алыштылар. 2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителүгә бәйле рәвештә, Венера Васильевна аеруча кирәкле эшче һөнәрләргә тукталды.
