ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

9 нчы апрель көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен Түбән Кама химия-технология институтына экскурсия оештырды. Максаты: үз тормышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, зарарлы гадәтләргә карата актив-тискәре караш формалаштыру.


9
апрель, 2021 ел
җомга

2021 елның 9 нчы апреленда Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. “Россия тарихында истәлекле дата. Бу көнне совет гаскәрләре Кенигсберг герман  ныгытмасын яулап алганнар”  дигән темага дәрес үткәрде.

Максат: Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Кенигсберг территориясендә алып барылган хәрби гамәлләр турында мәгълүмат җиткерү, Ватан өчен, безнең халык өчен горурлык хисе формалаштыру, ветераннарга хөрмәт тәрбияләү.

8 нче апрель көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова 10 нчы санлы социаль участокта 12 балигъ булмаган бала өчен «Ариадна җепләре» программасы кысаларында «Ничек дөрес тукланырга» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: азык-төлекнең сәламәтлеккә йогынтысы турында күзаллауны формалаштыру, төп продуктларны аларның азык-төлек кыйммәтләре буенча аера белергә өйрәтү, азык-төлекне сайлау өчен җаваплылык хисен үстерү.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянованың 11 нче санлы социаль участогында балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында 13-14 яшьлек 26 яшүсмер арасында «Корбаннар комплексы» дигән чара уздырды. Чараның максаты булып балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәләне кисәтү торды. 


8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 8апрель көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында тәрбияче Шәйхиева Елена  балалар белән “Серле галәм!” гә сәяхәт кылдылар.

Россия тарихының истәлекле даталары кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова 7 апрельдә 7 нче санлы социаль участокта 12 балигъ булмаган бала арасында «Кенигсбергны алу» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык гореф - гадәтләре елы кысаларында 18 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева 18 бала һәм яшүсмер арасында «Татарстан-минем горурлыгым» программасы кысаларында «Минем гаиләм традицияләре һәм гореф-гадәтләре» дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: хезмәт сөючәнлек, кунакчыллык, якыннар турында кайгырту, бәйрәмнәр үткәрү һәм уртак ял оештыру мисалында «гаилә традицияләре» төшенчәсенең әһәмиятен ачу.

2021 нче елның 7 нче апреле көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 5 катнашучы белән «Якын кешеләр» клубында «Тискәре карашлардан кулчатыр» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максаты: психоэмоциональ халәтне тигезләү.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык гореф-гадәтләре елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина 27 апрельдә Социаль хезмәт күрсәтүче 24 гаиләгә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрында «Элдермештән Әлмәндәр» спектаклен карауны оештырды. Максат: татар халкының мәдәниятенә кызыксыну уяту, башка кешеләр белән һәрберсенең әһәмиятлелеге хисен формалаштыру.

5 апрель көнне Баулы районында «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тарафыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен көндезге тору төркеме белән «Мандалотерапия»дигән төркемле дәрес үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International