Югары-Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернаты .“Шәфкатьлек” бүлегендә “Россия тарихында истәлекле дата. Бу көнне совет гаскәрләре Кенигсберг герман ныгытмасын яулап алганнар”

2021 елның 9 апреле, җомга

2021 елның 9 нчы апреленда Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. “Россия тарихында истәлекле дата. Бу көнне совет гаскәрләре Кенигсберг герман  ныгытмасын яулап алганнар”  дигән темага дәрес үткәрде.

Максат: Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Кенигсберг территориясендә алып барылган хәрби гамәлләр турында мәгълүмат җиткерү, Ватан өчен, безнең халык өчен горурлык хисе формалаштыру, ветераннарга хөрмәт тәрбияләү.

Дәрес башында тәрбияче 1945 нче елның 9 нчы апрелендә булган истәлекле дата турында сөйләде. Аннан соң балалар Бөек Ватан сугышы темасына иллюстрацияләр, сугыштан соңгы, Кенигсберг һәм хәзерге Калининград сурәтләнгән рәсемнәрне кузалладылар. Зур кызыксыну белән « Кенигсбергны штурмлау»фильмын карадылар. Дәрес бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Барысы да канәгать калды.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International