7 апрельдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» клубында “Гаҗәеп үзгәреш” дип аталган дәрес үткәрде. Максат: эчке ресурсларны торгызу.
6 апрельдә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Газыйева Гүзәл «Социаль ярдәм» проекты кысаларында, “Татнефть” хәйрия фонды ярдәме һәм АНОСЛОВ “Мин булдырам” фонды белән берлектә «Оригами» дип аталган төркемле дәрес үткәрде.
6 нчы апрель көнне «Тегүчелек эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинеты эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль хезмәт алучылар арасында бәйләм җебеннән телефонга тышлык ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Максат: бәйләү һәм декор ясау алымнарына өйрәтү, коллективта эшләү күнекмәләрен формалаштыру, иҗади фантазияне үстерү.
Югары Утар балалар йортында “Сәламәтлек сәгате”.
2021 елның 7 апрель көнне Югары Утар балалар йортында сәламәтлек көне уңаеннан сәламәтлек сәгате үткәрелде. Чарага түбәндәге максатлар куелды:
2020 нче елда Тукай районы Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды уздырган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында "Рухилык һәм мәдәният" номинациясендә “Үзеңдә гармония тап” проекты белән катнашып җиңү яулады.
7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре «Сәламәт бул!» дип аталган бөтенРәсәй гинастикасында катнаштылар.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Зәңгәр төс белән кабыз» Бөтендөнья акциясе кысаларында 6 апрель көнне аутик спектрда тайпылышлары булган бала тәрбияләүче 12 ата – ана өчен «Үзенчәлекле балалар-үзенчәлекле юл» дигән мәгълүмат сәгате уздырылды.
Махсус Олимпиада планын тормышка ашыру
Интеллектлары үзенчәлекле булган кешеләр өчен чын-чынлап инклюзив дөнья булдыруга юнәлдерелгән Махсус Олимпиада планын тормышка ашыру кысаларында 7 апрель көнне Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ФК буенча инструктор Хәлиуллина Т.О. «Яшь Атлет» программасы буенча стационар формада яшәүче балалар өчен төркемле дәрес үткәрде. Программа үз эченә түбәндәге күнегүләрне ала: өч туп белән боулинг, баш өстендә бер кул белән ыргыту, боулинг, тупны идәннән сикергәч тоту, зур тупны тоту. Күнегүләр чыдамлылык, төгәллелек, координация һәм командада эшли белү үсешенә юнәлтелгән.
Барлык балалар да биремнәрне рәхәтләнеп башкардылар, күпләр лидерлык сыйфатларын күрсәтте.
6 нчы апрель көнне Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова «Игелек буыны» отрядының 2 волонтеры белән берлектә 12 балигъ булмаган бала арасында «Сәламәт булу – модада!» дип аталган чара үткәрде. Максат: үсеп килүче буын арасында сәламәт яшәү рәвеше идеяләрен алга этәрү, начар гадәтләрне профилактикалау.
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык гореф-гадәтләре елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Анжела Хәйрова «Татар халкы мәдәнияте белән танышу» дигән темага төркемле дәрес уздырды. Максаты: татар халкының традицион мәдәниятенә карата кызыксыну һәм хөрмәт уяту, балаларны халык мәдәнияте элементлары - торак, төп көнкүреш әйберләре, милли кием – салым, милли аш-су, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, халык иҗаты, әкиятләр, мәкальләр һәм әйтемнәр, балалар уеннары, җырлар, биюләр белән таныштыру.