«Мандалотерапия»

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

          5 апрель көнне Баулы районында «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тарафыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен көндезге тору төркеме белән «Мандалотерапия»дигән төркемле дәрес үткәрелде.

        Дәрес психоэмоциональ хәлне яхшыртуга һәм сәламәтләндерүгә, киеренкелекне бетерүгә һәм иҗатны үстерүгә юнәлдерелгән иде. Дәрес барышында социаль хезмәт алучылар үзләренең эчке хис-тойгыларын һәм сәләтләрен күрсәтергә өйрәнделәр. Аларның үз-үзләренә ышанычлары да артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International