«Янәшәдә булу бәхете» республика программасын тормышка ашыру эше кысаларында 13 апрельдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 3 йөкле хатын-кызлар арасында психолог Светлана Ежова “Ләкләк көтәбез” клубында “Бала табу куркуынан курыкмаска!” дип аталган төркемле дәрес аңлы аналыкны формалаштыру максаты.
12 апрель көнне Саба муниципаль районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Космонавтика көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Тәрбиячеләр "Адыйларны космонавтларга алмыйлар" дигән темага интеллектуаль уен һәм конкурс үткәрделәр. Балалар җитезлектә һәм зирәклектә көч сынаштылар. Тәрбияләнүчеләр космонавтика тарихы, Россия космонавтлары белән таныштылар, Юрий Алексеевич Гагарин турында белделәр.
2021 нче елның 13 нче апрель көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Яруллина Рәмзия Рамил кызы "Йолдызлар дөньясы" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 18 нче социаль участогында компьютер һәм интернет – бәйлелег буенча «Әйдәгез, аралашырга» программа кысаларында «Танышу» дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: төркемдә катнашучыларны бер-берсе белән таныштыру.
Россиянең истәлекле даталары-Космонавтика көне кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская 12 нче апрельдә 9 нчы санлы социаль участокта 10 балигъ булмаган бала арасында «Космонавтика көне» дигән чара уздырды. Максаты: балаларның космосны үзләштерү буенча, беренче космонавт Ю.А. Гагарин турында белемнәрен ныгыту, үз илең өчен горурлык хисе формалаштыру.
2021 елның 12 апрель көнне урта төркем тәрбиячесеТимергалиева Ландыш Хуҗиәхмәтовна “Юрий Гагарин- мәңгегә беренче!” дигән тема буенча әңгәмә үткәрде.
9 нчы апрель көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «SMS-балалар» волонтерлар отряды социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 5 балигъ булмаган бала өчен шашка уены буенча мастер – класс үткәрделәр.
Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында 2021 нче елның 9 нчы апрелендә 4 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Римма Борисова 13 бала белән «Братиславаны азат итү» дигән чара үткәрде. Максат: үз Ватаның тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт, үз илең һәм халкың өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Чирмешән муниципаль районында “Доброе сердце”халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр ялгыз яшәүче 70 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләрнең өйләренә баралар.
10 нчы апрель көнне «Альфа» мәдәният йортында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова ял көне клубы кысаларында 12 бала һәм аларның әти-әниләре арасында «Аңлашылмаучылык йомгагын сүтү» дигән чара уздырды.