Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык гореф - гадәтләре елы кысаларында 18 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева 18 бала һәм яшүсмер арасында «Татарстан-минем горурлыгым» программасы кысаларында «Минем гаиләм традицияләре һәм гореф-гадәтләре» дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: хезмәт сөючәнлек, кунакчыллык, якыннар турында кайгырту, бәйрәмнәр үткәрү һәм уртак ял оештыру мисалында «гаилә традицияләре» төшенчәсенең әһәмиятен ачу.
Дәрес башында балалар “Син миңа кем?”, “Әйе-юк”, “Чылбырны дәвам ит” кебек күнегүләр үттеләр, алар барышында гаилә әгъзалары арасында туганлык дәрәҗәсе билгеләнде (мәсәлән, мин – әни, ә син миңа кем?), гаилә династиясен таныдылар, бер-берсенә карата ягымлы сүзләр әйтергә өйрәнделәр. Соңыннан белгеч балаларга һәр катнашучыга үз гаиләсенең гореф-гадәтләре турында сөйләргә тәкъдим итте. Катнашучылар үз гаиләләре белән нинди бәйрәмнәр уздырулары, теге яки бу гореф-гадәтләрне ни өчен шулай саклавы, аларның нинди милләттән булуы, туган телдә сөйләшүләре турында сөйләделәр. Дәрес барышында балалар үз әти-әниләреннән күчкән фамилия турында сөйләделәр, борынгы Русьтә фамилияләрнең ничек барлыкка килүен белделәр.