«Ничек дөрес тукланырга»

2021 елның 9 апреле, җомга

8 нче апрель көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова 10 нчы санлы социаль участокта 12 балигъ булмаган бала өчен «Ариадна җепләре» программасы кысаларында «Ничек дөрес тукланырга» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: азык-төлекнең сәламәтлеккә йогынтысы турында күзаллауны формалаштыру, төп продуктларны аларның азык-төлек кыйммәтләре буенча аера белергә өйрәтү, азык-төлекне сайлау өчен җаваплылык хисен үстерү.

Катнашучыларны актив эшчәнлеккә кертү өчен дәрес башында «татлы – тозлы-әче»дип исемләнгән разминка үткәрелде. Балалар, тупны бер-берсенә ыргытып, белгечнең сорауларына актив җавап бирделәр. Аннары балалар «Дөрес туклану»ның нәрсә икәнлеге, азык-төлек продуктларының төп туклыклы матдәләр эчтәлегенә бәйле булуы турында фикер алыштылар. Аларга аксым, майлар һәм углеводлар керә. Балалар белән кайсысы нәрсә өчен җавап бирә һәм алар ни өчен кирәк, дип фикер алыштылар. Туклану режимы турында да фикер алышынды. Практик өлештә балалар бер көнгә меню төзү турында бирем алдылар. Биремне микрогруппаларда башкардылар. Меню буенча фикер алышканнан соң, белгеч балалар белән берлектә дөрес туклану режимы төзеде.

Балалар сәламәтлек саклауның мөһим юнәлешләрнең берсе булып дөрес туклану тора икәнен аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International