Түбән Кама химия-технология институтына экскурсия

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

 

9 нчы апрель көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен Түбән Кама химия-технология институтына экскурсия оештырды. Максаты: үз тормышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, зарарлы гадәтләргә карата актив-тискәре караш формалаштыру.

Профилактик чара балаларда зарарлы гадәтләргә психологик иммунитет формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Түбән Кама химия-технология институты педагоглары һәм студентлары балалар өчен сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмати плакатлар, наркотиклар, алкоголь һәм тәмәкенең зыяны турында видеофильм, кызыклы уеннар әзерләделәр. Аннары институт педагогы катнашучыларга биредә нинди һөнәр алырга мөмкин булуы һәм моның өчен күпме укырга кирәклеге турында сөйләде. Балаларга төрле колбалар һәм приборлар белән химик лаборатория бик ошады.

Балаларга экскурсия бик ошады. Алар кызыклы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International