Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында “Серле галәм!” дип исемләнгән сәяхәт.

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

9 апрель көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында тәрбияче Шәйхиева Елена балалар белән “Серле галәм!” гә сәяхәт кылдылар. Максат: балаларны галәм, йолдызлар белән таныштыру. Тәрбияче балаларны галәм, йолдызлар, планеталар һәм кешенең тугры дусларының очышлары – Лайка, Стрелка һәм күк йөзе турында китаплары белән таныштырды. Һәм, әлбәттә, беренче кеше – Юрий Алексеевич Гагаринның галәмгә очуы турында сөйләде. Ә аннары балалар үз көчләрен галәм сәяхәтчеләре сыйфатында сынап карадылар. “Йолдызлы” планетасына эләккәч, чып-чын йолдызчы күрделәр. “Серле” планета балаларга галәм турында табышмаклар әзерләде, табышмакларга бик уңышлы җавап бирделәр. Ә, айда рәхәтләнеп ай шарлары белән уйнадылар. Галәм көймәлереннән җиргә кайткач, башкарылган сәяхәт турында үз хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Чара ахырында балалар галәмгә багышланган фоторамкалар ясадылар. “Серле галәм” сәяхәте балаларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International