2021 нче елның 7 нче апреле көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 5 катнашучы белән «Якын кешеләр» клубында «Тискәре карашлардан кулчатыр» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максаты: психоэмоциональ халәтне тигезләү.
Дәрес атмосферасына кертү өчен психолог катнашучылар белән талгын көйгә «Агач», «Диңгез» релаксацион күнегүләре үткәрде. Әлеге биремнәр катнашучыларга тынычданырга, сулышларын тигезләргә, барлык фикерләрне җыярга мөмкинлек бирде. Соңыннан психолог үз дәресендә «Дөнья образы – космос» уенын кулланды. Катнашучылар бик кызыксынып матур уен кырларын сайладылар, ә аннары аларны тутырдылар.
Йомгаклау даирәсендә күпләр соңгы күнегүләрнең “Үз эчке дөньяңда барысын да үз урыннарына куярга” һәм булган вакыйгаларга карата үз карашларын «начар» билгесеннән «яхшы» билгесенә үзгәртергә һәм янә үз-үзләренә ышанырга ярдәм итүен таныды. Киләчәктә тискәре эмоцияләр барлыкка килүне контрольдә тоту өчен, барлык катнашучылар да "Минем тынычлык" дигән белешмәлек алдылар.