Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык гореф-гадәтләре елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина 27 апрельдә Социаль хезмәт күрсәтүче 24 гаиләгә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрында «Элдермештән Әлмәндәр» спектаклен карауны оештырды. Максат: татар халкының мәдәниятенә кызыксыну уяту, башка кешеләр белән һәрберсенең әһәмиятлелеге хисен формалаштыру.
"Элдермештән Әлмәндәр" спектакле тамашачыларны үз тормышларын, туганнарын һәм якыннарын яратырга һәм сакларга, киләчәккә планнар корырга һәм яңа идеяләрне тормышка ашырырга өйрәтә.
Бөтен театр куелышы бер сулышта узды, тамашачыларга уңай эмоцияләр калдырды. Күпләрне ул дөрес яшәүләре турында уйланырга мәҗбүр итте. Соңыннан тамашачылар спектакльгә соклануларын белдерделәр һәм артистларга һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.