«Космонавтика көне»

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Россиянең истәлекле даталары-Космонавтика көне кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская 12 нче апрельдә 9 нчы санлы социаль участокта 10 балигъ булмаган бала арасында «Космонавтика көне» дигән чара уздырды.  Максаты: балаларның космосны үзләштерү буенча, беренче космонавт Ю.А. Гагарин турында белемнәрен ныгыту, үз илең өчен горурлык хисе формалаштыру.

Чара барышында белгеч һәм балалар кеше тарафыннан космик киңлекләрне үзләштерү, йолдызларны һәм планеталарны өйрәнү, җирнең ясалма иярченнәре турында сөйләштеләр. Катнашучылар шулай ук орбиталь станциянең, утырту модуле, марсоходның һ.б. нәрсә икәнен белделәр. Әмма чараның иң төп темасы кешенең космоска беренче очышы һәм беренче космонавт Юрий Гагаринга багышланган иде. Гагаринның космоска очуы турындагы видеофильм караганнан соң, балалар үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Шулай ук катнашучылар кеше галәмгә ни өчен омтыла икәне турында сөйләштеләр.

Чара ахырында белгеч балаларны Юрий Гагарин сүзләре белән таныштырды: “Җирне очып узганнан соң, планетабызның ничек матур булуын күрдем. Кешеләр бу матурлыкны сакларга һәм арттырырга тиеш, аны җимерергә ярамый”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International