10 нчы апрель көнне «Альфа» мәдәният йортында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова ял көне клубы кысаларында 12 бала һәм аларның әти-әниләре арасында «Аңлашылмаучылык йомгагын сүтү» дигән чара уздырды.
Дәрес гаилә әгъзалары белән янәшә уртак тел таба белүгә юнәлдерелгән иде. Шуңа да анда өлкәннәр дә, балалар да катнашты. Психолог катнашучыларга «Кояш...яктырта», «Пәрәвез», «Маятник», «Комета койрыгы» күнегүләрен башкарырга тәкъдим итте.
«Миңа авыр иде..., миңа насыйп булды...» дигән күнегүне башкару барышында, катнашучылар барысы да ошады дип белдерделәр, тик «Комета койрыгы» уены аеруча ошады, чөнки ул катнашучыларга үз гамәлләрен кире яктан да аңларга ярдәм итте, алар тирә-юньдәгеләргкарата булган мөнәсәбәттә дә чагыла.