«Әйдәгез, аралашырга»

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 18 нче социаль участогында компьютер һәм интернет – бәйлелег буенча «Әйдәгез, аралашырга» программа кысаларында «Танышу» дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: төркемдә катнашучыларны бер-берсе белән таныштыру.

Дәрес башында, балаларны бер-берсе белән таныштыру һәм дәрес атмосферасына кертү өчен, белгеч «Исемнәр-сыйфат» дигән күнегү үткәрде. “Охшаш һәм төрле” уенынан соң катнашучылар барлык кешеләр дә төрле, әмма аларның охшаш яклары күп, дигән нәтиҗә ясадылар. “Кызыклы-файдалы” күнегүе балаларга кешеләр өчен кызыклы мәгълүмат чыннан да файдалымы икәнен ачыкларга ярдәм итте. Аерым игътибар компьютер уеннарына һәм Интернет челтәреннән алынган мәгълүматка бирелде. Бу һәрвакытта да файдалы түгел, ә компьютерда үткәргән вакыт кешеләрне бер-берсеннән ерагайта һәм дусларча аралашудан мәхрүм итә.

Дәрес ахырында балалар нәтиҗә ясадылар: коллективтагы яхшы микроклимат, дусларча мөнәсәбәтләр, үзара ярдәмләшү безнең кәефебездән генә түгел, ә тирә-юньдәгеләрнең кәефенә дә бәйле. Әйләнә-тирәдәге кешеләргә игътибарлы һәм дустанә булырга кирәк һәм ул чакта аралашырга җиңелрәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International