Чирмешән районында өлкәннәрне кисәтәләр

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Чирмешән районында өлкәннәрне кисәтәләр

Чирмешән муниципаль районында “Доброе сердце”халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр  ялгыз яшәүче 70 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләрнең өйләренә баралар. Алар райондашларыбызга мичләрдән, көнкүреш техникасыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында искәртәләр,  янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыралар, автомат янгын хәбәрчеләренең эшләвен тикшерәләр. Барлык гражданнарга да ашыгыч хезмәтләрнең телефон саннары язылган белешмәлекләр, “Үзегезне һәм йортыгызны янгыннардан саклагыз” дигән буклетлар тараттылар.

Ачыкланган җитешсезлекләр буенча актлар төзелә, алар тиешле инстанцияләргә җибәрелә.

Март аенда мондый рейдлар Бәркәтә, Югары Кәминкә, Керкәле, Кызыл Яр, Ивашкино, Әккәрәй, Кармыш, Яшәүче, Күтәмә авылларында 170 өлкән кешегә инструктаж үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International