12 апрель көнне Саба муниципаль районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Космонавтика көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Тәрбиячеләр "Адыйларны космонавтларга алмыйлар" дигән темага интеллектуаль уен һәм конкурс үткәрделәр. Балалар җитезлектә һәм зирәклектә көч сынаштылар. Тәрбияләнүчеләр космонавтика тарихы, Россия космонавтлары белән таныштылар, Юрий Алексеевич Гагарин турында белделәр.