«Чәчтараш эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинеты эше кысаларында 15 апрельдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль эш буенча белгеч Миләүшә Авзалова «Кыска чәчләрне кисү технологиясе, ир-атларның чәчен кисү» дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны кыска чәчләрне кисү технологиясе белән таныштыру, чәчләрне кисү өчен электр машинасыннан файдаланырга өйрәтү, ир-атларның чәчен «андеркат» моделендә кисәргә өйрәтү.
“Мәрхәмәтле йөрәк” комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән “Коронавируслы инфекция йоктырудан ничек сакланырга?” дигән темага әңгәмәләр алып баралар. Нәтиҗәсе күз алдында – өлкәннәр арасында COVID-19дан вакцина ясатырга теләүчеләр саны көннән-көн арта.
«Нәтиҗәле хезмәттәшлек» социаль технологиясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гизатуллина 10 нчы санлы социаль участокта «Без төркемдә эшли беләбезме» дигән төркемле профилактик дәрес үткәрде. Максаты: эмоциональ элемтә урнаштыру, төркемдә дустанә, ышанычлы атмосфера булдыру, төркем мәсьәләләрен хәл иткәндә нәтиҗәле үз-үзеңне тотуга өйрәтү, дөрес һәм дөрес булмаган аралашу күнекмәләрен ныгыту.
15 нче апрель көнне 12 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» курсы кысаларында 19 бала арасында «Күпкырлы дөньяда яшәргә өйрәнәбез» дигән профилактик дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларда толерант мөнәсәбәтләр күнекмәләрен формалаштыру, бәхәсле мәсьәләләрне конфликтсыз хәл итүгә өйрәтү, әйләнә-тирәдәгеләргә карата сизгерлек, түземлек тәрбияләү.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Бакчачылык» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше һәм ЭКОяз акциясе кысаларында «Агачлар һәм куаклар агарту» дигән төркемле дәрес узды.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагоглары Эльза Сәмигуллина һәм Олеся Минһаҗетдинова «SMS-балалар» волонтерлар отряды белән берлектә 15 апрельдә 35 балигъ булмаган бала һәм аларның ата-аналары өчен космонавтика көненә багышланган «Ерак йолдызлар яктысы» дигән чара уздырдылар. Максаты: катнашучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру, Космос һәм космонавтика турында күзаллауны киңәйтү.
2021 елның 15 нче апрель көнне Югары Утар балалар интернат йортында академик А.Д. Сахаровка 100 яшь тулу уңаеннан “Минем хокукларым” исемле рәсем кокурсы үткәрелде.
14 апрельдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова Лемаев исемендәге «Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте»ндә оештырылган «Аборт» дигән чарада катнашты һәм «Сак булыгыз! Мультфильм» дип аталган темага чыгыш ясады. Чарада 15-17 яшьлек 400 кыз катнашты. Әлеге темага чыгыш ясауга алшарт булып елдан-ел гаилә кормыйча, балалар тудырмыйча, ирекле яшәү рәвеше идеясен үз эченә алган чит ил мультфильмнары санының арта баруы тора. Бу үсеп килүче буынның дөньяга карашына тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә әлеге чараның максаты-гаилә институтын пропагандалау һәм мультипликацион фильмнарга сайлау мөнәсәбәтен формалаштыру.
2021 нче елның 14 нче апреле көнне “Рәхим итегез! Бәхетле гаилә” клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 6 ата-ана арасында «Әтиләр һәм балалар» дигән дәрес үткәрде.
13 апрель көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина «Әни + бәби» клубы кысаларында 5 бала һәм аларның ата-аналары арасында «Минем уенчыкларым» дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларның уенчыклар турында белемнәрен киңәйтү, әни һәм бала арасында конструктив хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыру.