Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында “Юрий Гагарин- мәңгегә беренче!”

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

2021 елның 12 апрель көнне урта төркем тәрбиячесеТимергалиева Ландыш Хуҗиәхмәтовна “Юрий Гагарин- мәңгегә беренче!” дигән тема буенча әңгәмә үткәрде.Галәм көне- ил тормышында зур вакыйга, һәм бу хакта балалар белергә тиеш. Балаларга үз иленә, аның мәдәниятенә карата горурлык һәм хөрмәт хисен, ил тормышына шәхси аңны тәрбияләү бик мөһим. Галәм темасы балаларга кызыклы, шуңа күрә укытучылар, тәрбиячеләр аны беркайчан да игьтибарсыз калдырмый. 12 апрельдә кешенең беренче галәмгә очуына 60 ел тула. 1961 елда Совет очучысы Юрий Гагарин “Восток- 1” галәм корабында Байконур космодромыннан старт алды һәм дөньяда беренче тапкыр Җир планетасы тирәли очып узды. Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында 5 нче апрельдән 12 нче апрельгә кадәр, Галәм көненә багышланган тематик атналык узды. Балалар атна дәвамында кешенең галәмгә беренче очышы, Кояш системасы планеталары, галәм турында мәгълүмат белән таныштылар. Шулай ук, галәм турында рәсемнәр ясадылар һәм төркемнәрдә бу бәйрәмгә багышланган стена гәҗитләре чыгарылды. Советлар Союзы Герое Юрий Гагарин кебек, галәмгә очарга хыяллары, атна ахырында булган хис- кичерешләре, һичшиксез, мөмкинлекләре чикле балаларыбызның күнелләрендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International