«Братиславаны азат итү»

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында 2021 нче елның 9 нчы апрелендә 4 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Римма Борисова 13 бала белән «Братиславаны азат итү» дигән чара үткәрде. Максат: үз Ватаның тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт, үз илең һәм халкың өчен горурлык хисе тәрбияләү.

Дәрес башында белгеч балаларны аның тематикасы белән таныштырды һәм Бөек Ватан сугышы турында нәрсә белүләре белән кызыксынды. Балалар шул сугышның танылган фактлары турында сөйләделәр. Аннары белгеч катнашучыларга 4 апрельдә Словакия башкаласы Братиславаны Бөек Ватан сугышы елларында фашист илбасарларыннан азат итү турында сөйләде.

Дәрес ахырында Бөек Ватан сугышында Җиңү яулауга Братиславаны алуның мөһимлеге һәм үз геройларын-җиңүчеләрне искә алу кирәклеге ассызыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International