2021 нче елның 13 нче апрель көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Яруллина Рәмзия Рамил кызы "Йолдызлар дөньясы" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Максат: космик киңлекне үзләштерү һәм Кояш системасы планеталары турында күзаллау бирү.
Бурыч: - космоска беренче очучылар белән таныштыру;
- танып белү активлыгын үстерү;
- үз тормышын космосны үзләштерүгә багышлаган кешеләргә хөрмәт тәрбияләү.
1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче тапкыр "Восток" космик корабында планетаның беренче космонавты Юрий Алексеевич Гагарин очыш ясый. 60 ел элек космосны үзләштерүнең яңа эрасы башланды. Балаларга Беренче космик станцияләрнең барлыкка килү тарихы, очышларга әзерлек ничек уза, космонавтлар нәрсә белән туклана һәм йолдызларга очу өчен нинди сыйфатлар кирәк булуын белү кызык булды. Дәрес ахырында балалар рәсемнәр ясадылар, космос турында китаплар белән таныштылар.