Шашка уены буенча мастер – класс

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

9 нчы апрель көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «SMS-балалар» волонтерлар отряды социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 5 балигъ булмаган бала өчен шашка уены буенча мастер – класс үткәрделәр.

Чара башында волонтерлар шашкаларның килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр, аннары төрле төстәге такта һәм шашкалар күрсәттеләр. Соңыннан катнашучыларга уен кырында шашкаларны дөрес итеп куярга өйрәттеләр, уен кагыйдәләрен аңлаттылар. Уен кагыйдәләрен тиз үзләштереп һәм парларга бүленеп, егетләр шактый яхшы уен күрсәттеләр.

Шашка уены бик дустанә һәм иркен шартларда узды. Катнашучылар бик күп уңай эмоцияләр, көн буена җитәрлек яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International