ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

«Сугышта хатын-кыз йөзе түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында 1 нче октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отрядының биш волонтеры белән берлектә «Ярдәм кулы» дигән акция уздырдылар. Әлеге чара балаларда өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгырту, мәрхәмәтлек, күңел күтәренкелеге, ярдәмгә килергә теләк тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Луб “Тормыш көзе матуррак булсын!” дигән төркемле дәрес үткәрде. 10 нчы социаль участокта узган дәрестә 8 балигъ булмаган бала катнашты. Әлеге дәрес кысаларында балалар кечкенә моториканы, иҗади сәләтләрен, сәнгать тәмен, өлкән яшьтәге кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәтне үстерә алдылар. Чара Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган иде.


1
октябрь, 2021 ел
җомга

«Үзгәрешләр җиле» клубы кысаларында 30 нчы сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр һәм куркыныч төркеменә кергән балалар белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече белән очрашу оештырды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында узган чара яшүсмерләргә һөнәри үзбилгеләнешне хәл итүдә ярдәмгә юнәлдерелгән иде.

30 нчы сентябрь көнне балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Аңлауга ориентир» курсы кысаларында «Үз-үзеңдә драконны җиңәргә» дигән темага дәрес үткәрде. Дәрес үзара мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән иде.

Бөтендөнья эчкечелеккә каршы көрәш көне кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова 29 сентябрь көнне «Аеклыкта – халык бәхете!» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. 13 нче санлы социаль участоктан әлеге чарада 9 балигъ булмаган бала катнашты. Дәрес балаларга алкогольле продукцияне кулланмаска кирәклеге, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән иде.

Максат: үз-үзеңне тәрбияләү һәм үз-үзеңне үстерү өчен мотивация формалаштыру.


30
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

29 нчы сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» курсыннан «Мәхәббәт белән бәйлелек урталай» дип аталган дәрес үткәрде. Очрашуда социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 6 хатын-кыз катнашты. Дәрес бәйле мөнәсәбәтләрне, начар гадәтләрне профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.


29
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

2021-нче елның 29-нчеы сентябрь көнне ДКУ “Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты” тәрбиячесе Эзекова Э.Р. “Көзге урманга сәяхәт” үткәрде.

28 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау эше кысаларында «Кәгазьдән тәҗрибәләр һәм экспериментлар» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Дәрес 10 нчы социаль участокта «Почемучкалар» түгәрәгендә узды.

29 сентябрь көнне тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында “Авазларсыз дөнья” дип исемләнгән карточкалар ярдәмендә сөйләшү сәгате үткәрде. Шөгыльдә 10 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International