«Сугышта хатын-кыз йөзе түгел...» социаль-гуманитар проекты кысаларында 1 нче октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отрядының биш волонтеры белән берлектә «Ярдәм кулы» дигән акция уздырдылар. Әлеге чара балаларда өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгырту, мәрхәмәтлек, күңел күтәренкелеге, ярдәмгә килергә теләк тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.
Акция кысаларында волонтерлар тыл хезмәтчәне Мартьянова Зинаида Павловна янына бардылар. Балалар йорт яны территориясен тәртипкә китерделәр: коры үлән, чүп-чар җыештырдылар, ишегалдындагы җирне һәм йорт янындагы территорияне чистарттылар. Өлкән яшьтәге хатын-кыз волонтерларга күрсәтелгән ярдәм, игътибар һәм кайгыртучанлык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Ялгыз кеше өчен бу ярдәм генә түгел, аралашу мөмкинлеге дә. Эшләр беткәннән соң балалар Зинаида Павловнаның авыр сугыш елларында тылдагы кешеләр тормышы турында хатирәләрен бик теләп тыңладылар.
Мондый акцияләр ике буын арасындагы элемтәне ныгыту мөмкинлеге бирә һәм үсеп килүче буынга Бөек Ватан сугышы елларын кичергән кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт үрнәге булып хезмәт итә.
Волонтерлар Зинаида Павловнага нык сәламәтлек, шатлык, бәхет һәм бары тик кояшлы, күңелле көннәр генә теләделәр.