Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында 27 нче сентябрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова «1914 нче елда Галиций сугышы» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Анда 11 балигъ булмаган бала катнашты. Дәрес балаларга Галиций операциясе турында, Россиянең Беренче бөтендөнья сугышында аның ролен белү, патриотизм тәрбияләү өчен кирәкле шартлар тудыру максатыннан үткәрелде.
24 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова «Минем туган ягым – минем гаиләм» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәрес Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.
24 нче сентябрь көнне академик Андрей Сахаровның тууына 100 ел тулу уңаеннан 4 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Римма Борисова «Сахаров. Аның турында замандашлар нәрсә белә” дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балигъ булмаганнарны Бөек кеше һәм аның Россия фәненә керткән өлеше белән таныштыру. Дәрестә 9 яшүсмер катнашты.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова 23 нче сентябрь көнне «Батыр» спорткомплексына экскурсия оештырды. Максаты: балаларның спорт корылмалары, төрле спорт төрләре, физик тәрбия белән бәйле һөнәрләр турында күзаллауларын киңәйтү. Экскурсиядә мөмкинлекләре чикле 10 балигъ булмаган бала катнашты.
2021 елның 27 сентябрь көнне тәрбияче Әскәрова Миләүшә Сәлимовна “Йөрәгем белән ишетәм” исемле чара уткәрде.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева 23 сентябрь көнне 19 нчы социаль участогында “Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру технологиясе” кысаларында «Репутация белән идарә итү: мин интернетта нинди?» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максаты: яшүсмерләрнең Интернетта һәм социаль челтәрләрдә шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре турында күзаллауларын киңәйтү, Интернетның реаль тормышта репутациягә йогынтысын аңлау. Дәрестә 10 балигъ булмаган бала катнашты.
24 сентябрь көнне балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Светлана Ежова 13 нче социаль участокта «Йолдызлы ил» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: үз-үзеңне танып белү сәләтен арттыру, үз сыйфатларын һәм төркемдә катнашучыларның сыйфатларын бәясез кабул итү күнекмәләрен формалаштыру Дәрестә 12 балигъ булмаган бала катнашты.
Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру эше кысаларында «Бакчачылык» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова социаль хезмәт алучылар арасында «Күпьеллык чәчәкләрнең суган орлыкларын карау» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: суган чәчәкләрен бүлү һәм үрчетүгә өйрәтү.
23 сентябрь көнне «Әйдәгез, аралашыйк» программасы кысаларында 13 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова «Әйдәгез, сөйләшәбез!” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: интернет-киңлектә үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен үзләштерү. Әлеге чарада 12 бала катнашты.