Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Луб “Тормыш көзе матуррак булсын!” дигән төркемле дәрес үткәрде. 10 нчы социаль участокта узган дәрестә 8 балигъ булмаган бала катнашты. Әлеге дәрес кысаларында балалар кечкенә моториканы, иҗади сәләтләрен, сәнгать тәмен, өлкән яшьтәге кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәтне үстерә алдылар. Чара Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган иде.
«Үз кулларың белән ясалган эшләнмәләр үзенең матурлыгы һәм декоративлыгы белән таң калдыра. Алар кешегә үзенең шәхсилеген күрсәтергә мөмкинлек бирә. Фетрдан ясалган чәчәкләр аеруча популяр. Алар декоратив детальләр сыйфатында кулланыла», - дип башлады белгеч үзенең дәресен. Шулай ук ул үз куллары белән ясалган бүләкләр нинди дә булса тантанага бүләк сыйфатында бик кадерле булуын билгеләп үтте. Белгеч балалар белән әңгәмә корды, өлкәннәр көне турында сөйләде, әби-бабайлары турында сөйләвен сорады. Аннан соң балаларга фетрдан ясалган шаблоннан яфраклар, чәчәкләр, кош-корт ясарга, аларны агач таякчыкларга ябыштырырга тәкъдим итте. Мондый эшләнмәләр белән бүлмә гөлләрен дә бизәп була. Бүләкләр дәрестә катнашучыларның өлкән туганнарына бирелде.
Белгеч җитәкчелегендә катнашучылар үз эшләнмәләре өчен шаблоннар, төсле гамма сайладылар, сәдәфләрен тектеләр һәм барлык детальләрне җилем пистолеты белән тоташтырдылар. Кул эшләнмәләренә бәйрәм, күңел күтәренкелеге бирү өчен балалар һәрбер шпажкага атлас тасмада изге теләкләр бәйләделәр.
Барлык катнашучылар да үз эшләреннән канәгать калдылар.